Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты коллективы һәм тәрбияләнүчеләре даими рәвештә волонтерларга челтәр үрүдә, чәй төрүдә, реторт-пакетлар өчен ингредиентлар әзерләүдә ярдәм итәләр.
Бүген тәрбияләнүчеләр патриотик клубта булдылар. Кызлар башланган маскировка челтәрен төгәлләделәр. Ул махсус хәрби операция зонасына китәчәк.
Бүген шулай ук педагог Айсылу Җамалетдинова әзерләгән хуш исле үләннәр дә штабка китерелде. «Тәмле чәй безнең яклаучыларыбызны җылытсын һәм аларны көткән туганнарын, йортларын искә төшерсен», – дип уртаклаша педагог.