«Шатлык” приютында “Сәләмәт яшәү рәвеше өчен” дигән ШТК уены булып узды. Анда “Кояшкай” һәм “Кока-кола” командалары катнашты.
Һәр команданың да үзләренә генә хас уенлы-көлкеле чыгышлары бар иде. Программага төрле спорт ярышлары, тапкырлыкны, зирәклекне тикшерә торган уеннар да керде. Чара барышында балалар хәрәкәт, яхшы кәеф, начар гадәтләрдән баш тарту сәламәтлекнең төп факторы икәнне аңладылар. Ахырда барлык катнашучылар да бүләкләр һәм грамотлар белән бүләкләнде.