10 августта Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә урта профессиональ белем бирү учрежденияләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак.
Чарада 15 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак, шулар арасында "Сервис компаниясе РариТЭК" ҖЧҖ, "Челны-Лада" ААҖ, "ПТФК” ЯАҖ, "ЗТЭО" ЯАҖ, "Кама металл конструкцияләр Заводы "ТЭМПО", "Евросеть-Ритейл" ҖЧҖ һәм башкалар булачак.
Ихтыяҗ зур булган вакансияләр: шешәгә тутырылган су җитештерү һәм сату участогы начальнигы, инженер-конструктор, электр җиһазлары буенча инженер, хезмәтне саклау буенча инженер-технолог, запас частьләр сату буенча менеджер, лаборант-микробиолог, автомобиль йөртүчесе, электроник-наладчик, пешекче, слесарь-инструментальщик, комплектовщик, штамповщик, слесарь-ремонтчы, электромонтер, фрезеровщик, штукатур-маляр.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10.00 сәгатьтә башлана, Яр Чаллы шәһәре, һ. б. Сөембикә ур., 47 (43/20) адресы буенча узачак.