Кайбыч районында 70 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче гражданнарның йортларына бару дәвам итә

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген Кайбыч "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Олы Подберезье авыл җирлегенә барды, ә шушы көннәрдә Баймурзино һәм Полевая Буа авылларында булды.

Рейдлар вакытында белгечләр өлкәннәрнең хәлен белә, аларга кем ярдәм күрсәтүе турында белешә. Шулай ук әңгәмә барышында социаль ярдәм күрсәтү чаралары мәсьәләләре, субсидияләр һәм башка түләүләр алу турында мәгълүмат җиткерелә.

Моннан тыш, һәр пенсионер белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International