Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 1 нче август көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 894 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 168 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 889га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4077 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 574 кеше эшсез дип танылган, шуларның 483е – моңа кадәр хезмәт куйган. 69 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.