Чистай интернат-йорты кармагындагылар Әлмәткә барды

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Узган җомга көнне, 28 июльдә, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Әлмәт шәһәренең инвалидлар җәмгыяте лидеры Ләйлә Гайфуллина чакыруы буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуйда булдылар. Әлеге чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районында социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылды.

Чара кысаларында инвалидлар арасында шахмат һәм шашка ярышлары узды. Шулай ук катнашучылар игътибарына бәйрәм концерты күрсәтелде, төрле аттракционнар урнаштырылды.

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты администрациясе Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районында социаль яклау идарәсе директоры Кәдрия Гыйматдинова һәм Әлмәт инвалидлар җәмгыятенең җитәкчесе Ләйлә Гайфуллинага рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International