«Шатлык» приютында мәктәп яшендәге балалар белән «Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән чара узды.
Чараның максаты – балаларда республика турында кызыксыну уяту, Татарстан шәһәрләренең истәлекле урыннары турында күбрәк белергә омтылу.
Тәрбияләнүчеләр читтән торып Республика шәһәрләре буенча сәяхәт итте. Барлык балалар да чарада катнашты, үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Алар бик теләп бирелгән сорауларга җавап бирде, туган яклары турында тирәнтен белде. Барлык балалар да бик теләп катнашты һәм уңай фикердә калды.