7 апрель көнне Биектау районының «Импульс» яшьләр үзәгендә Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Аны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.
Төрле ведомство белгечләре булачак әниләргә балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Программаның мөһим өлеше психологик тренинглар булды. Шулай ук хатын-кызларга «Альпари» хәйрия фонды һәм «Өмет нуры» АКБХО ярдәмендә әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Чакырылган фотограф Альбина Родионова очрашуның иң матур мизгелләрен фотога төшерде.