"Социаль туризм" инновацион технологияләр кысаларында Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Болгар дәүләт тарих-архитектура музеенда булып кайтты.
Экскурсиядә катнашучылар Ак мәчет комплексы, елга вокзалы, икмәк музее, һөнәрчелек музее һәм башка объектлар белән танышты.
Хәйрия экскурсиясе музей-тыюлыгы директоры Фаргат Мухаметов тарафыннан оештырылды.