Агымдагы елның августында Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар өчен һөнәри укытулар оештырылачак.
Уку-укыту программалары түбәндәге һөнәрләр буенча булачак:
• электрогазосварщик – уку вакыты 4 ай;
• погрузчик машинасы йөртүче – уку вакыты 3 ай;
• приборист – уку вакыты 3 ай;
• кондитер – уку вакыты 2 айдан;
• маникюрша – уку вакыты 1 ай;
• эшлекле аралашу өчен инглиз теле– уку вакыты 1 ай.
• ландшафтлы дизайн – уку вакыты 1 ай.
Эшсез сыйфатында исәптә торучы гражданнар өчен укытулар бушлай. Уку вакытында стипендия түләнә.
Белешмәләр өчен телефоннар: (8-8555)43-68-39, (8-8555) 42-43-47