«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” программасын тормышка ашыру кысаларында яшьләргә хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган эшче һәм инженер һөнәрләренә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара оештырылды.
Шулай итеп, Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре Азнакай шәһәре яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр читендә урнашкан “Кояш” сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар очен һөнәри юнәлеш бирүче квест-уен оештырды.
Квест-уенда барлыгы 85 кеше катнашты. Балалар тукталышлар аша узып, торле һөнәрләргә бәйле сорауларга җавап бирде, кызыклы мәсьәләләр һәм башваткычлар чиште. Ә иң мөһиме – һөнәр төрлелеге турында белем алды, рәхәтләнеп күңел ачты.