Биектау муниципаль районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Иҗтимагый инициатива-2017" Республика конкурсында катнашачак.
Учреждение “Социаль өлкәдә волонтерлык эше” номинациясендә проектын тәкъдим итәчәк.
“Волонтерлык” проекты озак сроклы программа булып санала. Волонтерлык эшчәнлеге әхлакый тәрбия бирү, яшьләр арасында фундаменталь кыйммәтләрне торгызу, шәфкатьлелек, гаделлек функциясен башкара. Биектау районында ялгыз яшәүче кешеләр кирәкле социаль ярдәм алачак.
Проектны эшләүчеләр киләсе этапка әзерләнә һәм уңышка өметләнә.