6 апрельдән 12 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза. Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тормышка 10 000 адым» акциясенә кушылдылар.
Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар өчен скандинав йөреше буенча мавыктыргыч дәрес уздырды. Бу киң колачлы инициатива йөрешне популярлаштыруга юнәлдерелгән – сәламәтлекне саклауның иң кулай һәм нәтиҗәле ысулларының берсен. Даими җәяү йөрүләр йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуга, матдәләр алмашын яхшыртуга, стресс дәрәҗәсен киметүгә һәм организмның гомуми тонусын күтәрүгә ярдәм итә.
«Тормышка 10 000 адым» акциясе һәм Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында үткәрелә торган мондый чаралар актив һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру юлында мөһим адым булып тора.