7 апрель көнне Яр Чаллы педагогика көллияте базасында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узды. Ярышларда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.
Конкурс биреме кысаларында катнашучыларга акрил мәрҗәннәрдән галстук үрергә кирәк иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Ульяна Сморжук өченче урынны алды, ә «Сәйлән үрү» компетенциясе буенча чемпионатның төбәк этабында Земфира Суфьянова җиңде.
Конкурста катнашучылар кызыксындыру призлары, дипломнар, медальләр алдылар.