Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясенә кушылды.
Шәфкать туташлары Роза Лаврентьева һәм Наилә Фазлыева җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар учреждениенең спорт мәйданчыгына чыктылар. Алар өчен туп белән уеннар, гимнастика оештырылды. Барысы да яхшы кәеф алды.
Учреждениедә Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза. Монда яшәүчеләрнең игътибарын үз сәламәтлекләрен саклау, хәрәкәт активлыгын үстерү мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.