"Салават күпере" үзәге белгечләре профилактик чара уздырды

2017 елның 21 июле, җомга

Профилактик чаралар яшүсмерләрнең хокукый белемнәрен формалаштыруда продуктив ысул булып тора. Нәкъ менә шул максаттан Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Яшүсмер һәм закон" дигән темага интерактив чара үткәрде.

Дәрес күнегүләр, викториналар һәм дискуссияләр кулланып, түгәрәк өстәл форматында узды. Психологлар Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова сүз, күргәзмә, практик һәм уен укыту алымнарын кулланып эшләде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча укучылар хокук бозуларның төрләре турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International