Муниципаль берәмлекләрнең бик күп кенә социаль учреждениеләре тыгыз хезмәттәшлек һәм уртак чаралар уздыру практикасын алып бара.
Нәкъ менә шундый эшләр кысаларында Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Лилия Ремеева һәм Ольга Лукашова "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында булдылар.
Биредә кунаклар приют карамагындагылар белән кәгазьдән кул эшләнмәләре ясады.
Иҗади дәрес һәркемгә ошады.