Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4231 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 175 кешегә күбрәк.

Шулай ук, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1035 һәм 1273 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Чистай, Алабуга һәм Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны кимегән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International