Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 18 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 153 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 239 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 38 040ка тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4678 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,35 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 779 кеше эшсез дип танылган, шуларның 664е – моңа кадәр хезмәт куйган. 164 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.