Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында “Татарстанда төзелеш: капиталь ремонт, перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр” темасы буенча түгәрәк өстәл узды.
Чарада муниципаль берәмлекләр советы җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шул исәптән ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге дә булды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан министрының беренче урынбасары Марат Гафаров чыгыш ясады.
Чара барышында катнашучылар социаль учреждениеләрендә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларында, торак фондта капиталь ремонт үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләште.