26 июль көнне эш белән тәэмин итү үзәгендә Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә районның биш предприятиесе катнашыр дип көтелә. Очрашу барышында эш бирүчеләр катнашучыларны эш шартлары белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Мини-ярминкәдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә катнашачак. Алар эшкә урнаштыру, халыкны эш белән тәэмин итү законы, һөнәри укыту, хезмәт гарантияләрен кагылышлы консультатив хезмәтләр күрсәтәчәк.
Мини-ярминкә Казан шәһ., Павлюхин ур., 102 адресы буенча узачак. 9:00 сәгатьтә башлана.