Яшел Үзәндә “Электр җихазлары ремонтлау буенча электр монтеры” һөнәре буенча курслар тәмамланды. Эшсез гражданнар арасыннан 8 кеше квалификация имтиханын уңышла тапшырды.
Укытулар барышында барлык тыңлаучылар да электротехника нигезләре һәм электродвигатель, генератор, трансформатор һәм электр приборларының эш принципларын өйрәнде.