Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Иреклеләр шатлык өләшә" акциясе узды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

"Иреклеләр шатлык өләшә" акциясе кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.

Кунаклар интернат-йорт карамагындагылар өчен аулак өй форматында чара оештырды. Катнашучылар дуслар һәм кунаклар белән иркенләп сөйләште, физик һәм психологик яктан канәгатьлек алды. Аннан соң, интернат карамагындагыларны чәй табыны артына чакырдылар.

Очрашу “Чәчәк бүләк ит” акциясе белән тәмамланды. Интернат-йорт карамагындагыларга гөлләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International