2017 елның 12 июлендә Азнакай муниципаль районы оешмалары арасында хезмәт турындагы закон, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булып узды.
Әлеге чарада Әлмәт шәһәреннән Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе белгече Кабирова Е.А. һәм дәүләт хезмәтне саклау инспекторы Бувальцева В.В. катнашты.
Шулай ук семинарда Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.
Әлеге чара Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан оештырылды. Семинар барышында Хезмәт кодексының үтәлеше, хезмәт хакын вакытында бирү, эш урыннарын аттестацияләү, бәхетсезлек очракларын иминиятләштеру кебек мөһим мәсьәләләр каралды.
Уздырылган чара ахырында эш бирүчеләр үзләрен кызыксындарган сорауларга җавап алдылар.