Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган “Чистопольагрохим” ҖЧҖ 42 хезмәткәренә 803,3 сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарган.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.