Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне уңаеннан Яңа Чишмә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Черемуховское авыл җирлегендә булдылар.
Җирле мәдәният йортында социаль хезмәт алучы 4 күп балалы гаиләләр өчен чара үткәрелде.
Социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара кысаларында гаиләләр арасында спорт эстафетасы уздырылды. Психолог ата-аналар һәм балалар өчен тренинг үткәрде.
Барлык бәйрәм кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.