Зәйдә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Кичә, 10 июльдә, Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева район башлыгы Разиф Кәримов катнашында аппарат киңәшмәсе барышында инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны эш белән тәэмин итү турында доклад белән чыгыш ясады.

Зәй районының предприятие һәм оешма җитәкчеләренә 2017 елда эшкә яраклы инвалидларны эш белән тәэмин итү турында мәгълүмат җиткерелде.

Киңәшмә барышында район башлыгы эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә урнаштыруга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International