Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Алексеевск "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм чаралары узды.
Шулай итеп, социаль-куркыныч хәлдә булган күп балалы, аз тәэмин ителгән, инвалид балалары булган гаиләләр арасында "Гаилә бәхете" иҗат эшләре конкурсы оештырылды.
Бүген балалар һәм ата-аналар катнашында "Мәхәббәт һәм тугрылык – нык гаилә нигезе" бәйрәмчә уен программасы да үткәрелде. Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче һәм гаилә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр чакырылган иде.