Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, Чүпрәле "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ГАТБ белгечләре белән берлектә гаилә кыйммәтләрен саклау юнәлдерелгән чара оештырды.
Чарада уртак никахта 35-40 ел гомер итүче 4 гаилә катнашты. Шуларның берсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Шулай ук 4 яшь гаилә ана капиталына сертификатлар алды.
Дәрәҗәле кунакларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.