Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара үткәрде.
Иртәдән барлык социаль хезмәт алучыларга әлеге бәйрәмнең символы – ромашкалар бүләк ителде. Аннан соң, чарада катнашучылар төрле конкурс программаларында катнашты.
Чара ахырында барлык катнашучылар да призлар алды.