Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара оештырылды.
5 июльдә гаилә мөнәсәбәтләре турында төркемле дәрес узды. Чара барышында әңгәмә, төркемле дискуссия оештырылды.
7 июльдә белгечләр тарафыннан халык утырулары үткәрелде. Кунакларны бәйрәм тарихы һәм аның символикасы белән таныштырдылар. Һәр теләгән кеше гаилә, мәхәббәт турында шигырьләр укыды.