Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде.
Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр чакырылган иде.
Чараның максаты булып балалар һәм ата-аналар арасында хөрмәт хисе тәрбияләү торды.
Ата-аналар "башваткыч", "күңелле стартлар" уеннарында актив катнашты, табышмакларга җавап бирде. Балалар, үз чиратында, үз ата-аналарының портретларын ясады.