Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре А. Денежкин ис. Балалар Мәрхәмәтлек Ордены белән берлектә балалар өчен чара оештырды. Чарага 50 ел бергә гомер иткән гаилә парын чакырдылар.
Балалар гаилә парларының бергә тормыш итүләре, бер-берсен кайгыртып, аңлап, нинди авырлыкларны җиңәргә туры килүләре турында тыңлады.