Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган акция үткәрде.
Акциянең девизы: "Бәхетле тату гаилә –чын тормыш көзгесе".
Урам акциясе барышында 200 шәһәр халкына "Гаилә кыйммәтләре" мәгълүмати буклетлары тапшырылды.