“Шатлык” приюты карамагындагыларның ата-аналары бәйрәм чарасына чакырылды

2017 елның 7 июле, җомга

8 нче июльдә Рәссиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Бәйрәмгә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылды. Чараның максаты уеннар, конкурслар вакытында җылы гаилә мөнәсәбәте урнаштыру; коммуникатив сәләмәтләрен үстерү, уртак эшчәнлек, оешканлык үстерү.

Котлау һәм теләкләрне бәйрәмдә приют директоры Резеда Хәлил кызы әйтеп үтте.Бәйрәм күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә приют хезмәткәрләре һәм әти-әниләр тарафыннан күңелле узды. Алар балалар белән бергә конкурсларда һәм ярышларда катнашты, табышмакларга һәм сорауларга җавап тапты, “Петр һәм Феврония” дигән мультфильм карады.

Ахырда “Мин, син,ул – бергә дус гиалә” исемле спорт уеннары үткәрелде. Бу уен гаиләләрне физкуьтура һәм спорт белән кызыксындыру өчен булды.

Мондый ярышлар, әти-әниләрдә сәләмәт яшәү рәвешен үстерә. Бәйрәм вакытында алар үзләренең иң бәхетле, иң спорт сөюче һәм сәләмәт икәнлекләрен күрсәтергә тырыштылар. Шулай ук. Үзләренең дус һәм бердәи икәнлекләрен күрсәттеләр! Бу аларның сәләмәтлеккә һәм яхшы кәеф өчен беренче адымнары иде.

Чарада актив катнашкан балаларга һәм әти-әниләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Балаларның йөзләрендәге елмаю бәйрәмнең күңелле үтүен ачыклый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International