Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Габдулла Тукай исемендәге музей комплексына экскурсия оештырды.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-биографик экспозиция, сынлы сәнгать әсәрләре белән танышты.
Экскурсия бик эчтәлекле һәм кызыклы булды, өлкән яшьтәге гражданнар экскурсоводка сораулар бирде, яшьлеген искә төшерде.