Минзәлә интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

2017 елның 7 июле, җомга

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы еллары тыл ветераны Галия Саттарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең җитәкчесе Елена Сысоева котлады һәм РФ Президенты Владимир Путинның исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Юбилярга сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International