Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара оештырды.
Бәйрәм чараны алып баручының сәламләү сүзеннән башланып китте. Аннан соң, катнашучылар уен уйнады.
Конкурслар һәм күнегүләр балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар шигырьләр сөйләде, биеде.