Югары Ослан “Өмет яры” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының республика ресурс үзәге белән берлектә балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү актуаль мәсьәләләре буенча зональ супервизия үткәрде.
Әлеге супервизиядә Апас, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән 23 белгеч катнашты.
Әлеге чараның төп максаты – баалалры булган гаиләләргә социаль һәм методик ярдәм күрсәтүче белгечләрнең һөнәри компетенциясен күтәрү.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Югары Ослан социаль яклау бүлеге начальнигы Тәнзилә Васильева, “Өмет яры” үзәге директоры Наташа Сигаева чыгыш ясадылар.