Алабугалылар Кырым коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты һәм Алабуга психоневрологик интернатында Кырым Республикасы делегация вәкилләре булды.

Делегация составына Кырым Республикасы Евпатория өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Ольга Аджимуллаева, Кырым Республикасы Соколинский психоневрологик интернат директоры Рөстәм Бавбеков, шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре керде.

Визит интернат-йорт белән танышудан башланды. Директор Елена Голованова учреждение, өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Кунакларга бүлмәләр, компьютер классы, хезмәт терапиясе кабинеты, медицина бүлеге, тренажер зал, дәвалау физик культурасы залы, уен бүлмәсен күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International