Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм Тәтеш туган якны өйрәнү музее белгечләре белән бергә "Гаилә традицияләре, гаилә бәйрәмнәре" дип исемләнгән бәйрәмчә уен программасы үткәрде.
Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаилә чакырылды.
Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада үтте. Ата-аналар белән бергә балалар конкурсларда катнашып, табышмакларга җавап бирде, викторина сорауларына җавап эзләде.