Арча тернәкләндерү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар узды

2017 елның 7 июле, җомга

Арча “Өмет чыганагы” балаларны һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгенең хезмәткәрләре “Минем гаиләм” исеме астында  Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык  көненә багышланган чаралар   үткәрделәр.  Чараның максаты – әти-әнине, туганнарны ярату, хөрмәт итү хисләрен тәрбияләү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтү.

Психолог Эльвира Хадиева әниләр белән “Мин һәм минем балам” дигән темага әңгәмә үткәрде, әңгәмә барышында ата-аналар балалар белән берлектә уйный торган уеннарны өйрәнделәр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү үзенчәлекләренә төшенделәр.

Тәрбиячеләр “Гаилә һәм мин” дип аталган рәсемнәр конкурсы әзерләделәр, балалар рәсемнәрендә үзләренең гаиләләрен һәм гаилә әгъзаларына булган мәхәббәтләрен сурәтләделәр. Һәр баланың рәсеме шәхсән матур, кызыклы булды, алар анда үзләренең хис-кичерешләрен иркенләп ясадылар.

Хезмәт шөгыльләрен алып баручы Гөлнара Салихҗанова “Ромашка – мәхэббәт символы” дигән дәрес үткәрде. Бу дәрестә балалар ромашканың электән үк мәхәббәт символы, кешеләрнең яраткан чәчәге булуын белделәр. Алар ромашка чәчәге аппликациясе эшләп, әниләренә бүләк иттеләр.

Үзәк хезмәткәрләре фикеренчә, мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан оештырыла, шулай ук балалар белән ата-аналарны якынлаштыра,  балаларның сәнгать күнекмәләрен камилләштерә, уйлау сәләтен киңәйтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International