Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Яшьләр көненә багышланган гомумшәһәр бәйрәме оештыручылар исемлегенә кергән.
Биш сәгать эчендә Хәсән Туфан проспектында интерактив режимда "Ышаныч" үзәгенең мәгълүмати мәйданчыгы эшләде. Биредә “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль законы, Татарстан Республикасының "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр" порталында пособиеләр, субсидияләр һәм ташламалар турында мәгълүмат бирелде.
Мәйданда үсештә үзенчәлекләре булган балалар өчен тернәкләндерү җиһазлары тәкъдим ителде, пескотерапия элементлары һәм психокоррекцион күнегүләр күрсәттеләр.