Мамадыш районында инвалидларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Мамадыш районы администрациясендә эшкә яраклы инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды.

Чара барышында эш белән тәэмини итү үзәге директоры Ләйлә Хөснетдинова чираттагы тапкыр оешма һәм учреждение җитәкчеләренә инвалидларны эш белән тәэмин итү турында мәгълүмат җиткерде, катнашучыларны 2017 елның беренче яртыеллыгында инвалидларны эш белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру белән таныштырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2017 елның 1 июнендә Мамадыш районында 307 инвалид эшли. Ел ахырына эшләүче инвалидлар саны 557 кеше булырга тиеш, димәк тагын 250 сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International