“Шатлык” приюты карамагындагылар җәйге каникул вакытын күңелле үткәрә

2017 елның 1 июле, шимбә

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М “Исәнме, кызыл җәй!” дигән тема астында спорт бәйрәме үткәрде.

Чараның максаты булып баларның актив ялын оештыру торды.

Әлеге бәйрәмгә алар уйнарга һәм күңел ачарга җыелганнар иде, чөнки хәзер җәй-күңелле, бәхетле чак. Җәй айларында без ял итәргә, көч тупларга тиешбез. Шулай ук төрле спорт уеннары да оештырылган иде. Әлеге уеннарда игътибарлы һәм кызыксынучаннарны җиңү көтте. Барысына да кызык һәм күңелле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International