Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә торучы балаларга күңелле бәйрәм-Сабан туе оештырды.
Балаларга үзенчәлекле бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләделәр.
Балалар өчен традицион уеннар һәм бәйгеләр оештырылды. Барлык балалар да бик кызыксынып уеннар уйнады, конкурсларда катнашты, татлы призлар алды.