Узган шимбәдә, 30 июньдә, Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада 10 шәһәр предприятиеләре кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты: "Әлмәт ПОПАТ" АҖ, "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы", ШЭ Мансуров, "Паллада" ҖЧҖ, "Стройкомплекс" ҖЧҖ, "БИНК" һ.б.
Эш бирүчеләр автобус йөртүчесе, элемтә операторы, почтальон, реклама буенча менеджер, администратор, прораб-отделочник, делопроизводитель кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте.
Әлеге чарага 156 кеше килде, шуларның 42-се – инвалид. Эш бирүчеләр 50 вакансия тәкъдим итте, 11 граждан эшкә урнашырга юллама алды.