4 нче июль көнне сәгать 10.00да Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән физик затлар өчен эш урыннары ярминкәсе, эш бирүчеләр белән очрашу булачак.
Эшкә урнашырга теләк белдергән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне үзәк хезмәткәрләре Кукмара шәһәре, Ворошилова ур., 44 йорт адресы буенча көтеп кала.