Чепья авылында яшәүче Залкеева Валентина Павловнага 29 июнь көнне 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Моннан тыш, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.