Әлмәт районында инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 30 июне, җомга

Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча предприятиеләрнең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмә Әлмәт муниципаль районының башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Роза Афлятунова рәислегендә узды.

Чара барышында эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру максатчан күрсәткечен үтәү буенча мәгълүмат җиткерелде. Шулай итеп, 2017 елның 1 июнененнән Әлмәт муниципаль районында эшкә яраклы яшьтәге эшләүче инвалидлар саны эшкә яраклы инвалидларның гомуми саныннан 27,6%ны тәшкил итте.

Башкарма комитет вәкилләре Әлмәт районы мәшгульлек үзәге һәм эш бирүчеләргә инвалидларны эш белән тәэмин итүдә актив катнашырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International